erid:2VtzquqpS7d
Түбән Атыда шәхси хуҗалыкта янгын чыккан
Арча яңалыклары

Түбән Атыда шәхси хуҗалыкта янгын чыккан

Бүген кичке бишенче яртыда Түбән Аты авылында Хөснетдиновлар хуҗалыгында янгын чыккан.

Бүген кичке якта Түбән Атыда Хөснетдиновлар хуҗалыгында сарайда янгын чыккан. Абзар терлекләре белән ( өч баш) янып беткән. Ялкын йорт чормасына күчеп шактый зыян салган.Арчадан янгын сүндерү машиналары килеп җитмәсә йорт та янып бетәр иде. Ике экипаж якындагы елгадан су суыртып сүндергән. Янгында кешеләргә зыян килмәгән. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Алла сакласын ходай курэчэк итмэсен.