erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтисен үтерүче Саба егете җинаять җаваплылыгыннан азат ителде

Шушы көннәрдә район судында РФ Җинаятьләр кодексының 105нче статьясы (1нче бүлек) буенча кузгатылган җинаять эше каралды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендәге 18 яшьлек егет (фамилиясен үзгәртеп Әхмиров дип атыйк) кеше үтергәне өчен хөкем ителде.

18 яшьлек егет (фамилиясен  үзгәртеп Әхмиров дип атыйк)  кеше  үтергәне  өчен хөкем ителде. Тагын да  аянычрагы шул: коточкыч җинаятьнең  корбаны – егетнең  үз атасы. Алай гына  да түгел, Әхмиров үзен дөньяга  китергән әнисен дә аздан гына теге  дөньяга  озатмый, аның гомерен табиблар саклап  кала.

   Коточкыч фаҗига  быел 7 июнь төнендә   килеп  чыга. Алдагы   көнне Әхмиров әтисе белән ызгыша. Шушы конфликттан  соң  егет үч алу планы кора  һәм аны  үтә рәхимсезлек белән тормышка   ашыра.  Төн  уртасы узгач, йоклап  әтисе ятагы янына  килә дә,  кулындагы кухня пычагын күкрәгенә  кадый. Каты авыртудан уянып  киткән ата  кеше ярдәмгә  чакырып  кычкыра,  арткы ишектән  чыгып  китмәкче  була. Шул минутта  Әхмировның әнисе тавышка  уянып китә һәм  улының: “Үләм, чәнечтеләр, пычакны  алыгыз, “Скорый”  чакырыгыз”,– дип кычкыруын ишетә. Ул кухняга   йөгереп  чыга һәм  аркасына  пычак  кадалган иренең  идәндә ятканын   күрә. Әхмиров аны әтисенә  якын  җибәрми, идәнгә егып  салып, аңа да  пычак  ярасы  ясый. Ана кеше актив  каршылык күрсәтә, ерткычланган улыннан  ычкынып, өйдән  чыгып  китмәкче була. Тик улы аны куып җитеп, үтерү коралын янә эшкә җигә. Соңыннан канлы пычагын әтисенең аркасына батыра. Шуннан соң Әхмиров тынычлану  өчен тәмәке тартып керә,  телефоннан музыка тыңлый. Аннары  канлы эзләрен  яшерергә теләп, йортка ут төртә. Шаһитлар биргән күрсәтмәдән   күренгәнчә, Әхмиров төнге сгать 2 белән 3 арасында  күршесенә кергән, үзенә пычак белән кадауларын, әти-әнисенең  яна   башлаган  өй эчендә калганлыгын  әйткән. Янгын вакытында   сүндерелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районны тетрәндергән канлы фаҗигадән соң сорау  туа: үз  акылындагы  кеше шундый  коточкыч  җинаятьне эшли аламы? Моңа җавап табу максатында  үткәрелгән суд психология-психиатрия экспертизасы  Әхмировта параноидаль шизофрения  формасындагы хроник психик тайпылыш   билгеләре  булуын раслый. Пубертатның (җенси үсеш чоры) позитив фазасында (14 яштән башлап)  эчке авыруының үсеш  алуы нәтиҗәсендә ул  үзенең тышкы кыяфәтен күрә алмый башлый, әти-әнисенең тырышып  укырга,  өй эшләрендә булышырга кушуын кагу-рәнҗетү дип кабул итә. Әнисе  сөйләвенә караганда, ул үсмер  чагында  үз эченә бикләнә,  компьютерда  күп  утыра, тиз  ярсып  китә,  сүз күтәрми. Организмындагы хроник  психик тайпылышлар Әхмировны үзенең  кылган  гамәлләренең фактик характерын аңлый алмаслык хәләткә китергән.  Нәтиҗәдә суд Әхмировны  җинаять  җаваплылыгынннан  азат итте  Хәзер аны мәҗбүри рәвештә махсус типтагы психиатрия стационарында дәвалану көтә. Ул интенсив   күзәтүдә тотылачак.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/tisen-terche-inayat-avaplylygynnan-azat-itelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X