Арчадан Шәфигулла Гарипов яза.
Тукай туган авыл – Кушлавыч (дәвамы)
“Тукай” исемендәге колхозда булу һәм аның рәисе Ринат Фәйзиев белән беренче очрашу истә калган. 1992 елның июль ае булгандыр дип беләм. Ул тумышы белән Хәсәншәех авылыннан булып чыкты, ягъни район җитәкчесе белән бер авылдан. Ринат кызу-кызу сөйли, бер урында озак басып тора алмый икән. Ул сөйли, тыңлап кына өлгер: ”Инде ияләнеп киләм, Әтнә районы барлыкка килгәндә “Чулпан” колхозыннан аерылып чыккан Кушлавыч һәм Иске Җөлби авылларында яшәүчеләр белән уртак тел таптым кебек. Өр яңадан башларга туры килде бит. Бүленгәндәге авырлыкларны әти-әниләреннән аерылып чыккан яшь гаиләләр аңлый булыр. Олы йортка ни кирәк, кече йортка да шул кирәк икән. Көзге пычрак, яңгыр ява. Мәңгәр һәм Бәхтиярдан безгә тиешле савым сыерларын, бозауларны куып алып кайту күз алдында әле. Иң кызыгы, урнаштырырга урын юк. Тиешле техниканы да бирделәр. Ул көннәрдә районнан беркетелгән Раушан Гәрәевның ярдәме зур булды. Бригадир Рәшит Җаббаров белән иртән өйдән-өйгә йөреп эшкә әйтеп чыгабыз, җыелып утырырга кантор юк. Вагыйз Василович үзе, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафис Җабаров эш барышы белән даими кызыксынып тордылар, тиешле ярдәмне күрсәттеләр. Тиз арада фермалар, ашлык амбарлары, ындыр табагы, авыл советы һәм колхоз идарәсе төзелде. Колхозга яшь гаиләләргә дип 12 финский йорт бирделәр, икесен берләштереп балалар бакчасы ачтык. Арчадан килеп УРСЖ оешмасы аларны тиз арада төзеп тә бирде. Авылның киләчәген күреп, яңа йортлар төзи, йорт тирәләрен төзекләндерә башладылар. Биредә бик тырыш, эшчән, үз фикерләрен әйтә белүче халык яши. Тукай , без тынычта аттан артык эшлибез, дип авылдашлары турында язган дип уйлыйм”,– дип таныштырган иде. Әйе, анысына үзем дә инандым,колхозның еллык эш нәтиҗәләре турындагы җыелышларда актив катнашып тәкъдимнәрен әйтәләр иде, иң мөһиме бер-берсенең уңышларына сөенә беләләр. Үткәннәр турында күбрәк китте бугай, шушы урында тукталып торыйм әле.
Сүзем музей төзү турында бара иде. Бу урында музей булуын кайгыртып, үзенең күңеле аша уздырып, авылы өчен янып-көеп яшәгән шәхес турында язмасам нидер җитмәгән кебек тоела. Чишмәләр күп монда, чишмәгә бай Тукай туган авыл – Кушлавыч. Күп гасырлы узган тарихы бар, Киләчәге аның соклангыч. Бу шигырь юллары Кушлавыч авылында туып үскән фронтовик язучы Әнәс Галиевның 1986 елда “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыкккан “Кушлавыч” шигыреннән. Әнәс абый кечкенәдән үк Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксына, үзе дә яшьтән үк шигырьләр яза башлый. Аның “Яшәү шатлыгы”, ”Туган авылда “ шигырьләре дә авылдашы Тукайга багышланган. Мин Әнәс абый Галиев белән Арчада “Әдәбият һәм сәнгать” музеен ачкан вакытта таныштым. Ул анда Габдулла Тукайга багышланган экспозицияне күреп бик горурланды, ә инде үзенең иҗатына багышланган материалларны карап сабыйларча сөенгәне хәтердә. 1996 елның апрель башында Казан телевидениесе Кушлавычта булды һәм Әнәс абыйның чыгышын яздырдылар. Аның ул елны “Ватаным Татарсан” газетасында “Үги итмик” дип иселәнгән мәкаләсе басылган иде инде. Әнәс Галиев анда Тукайның туган авылына озак еллар игътибар булмавы турында, быел боз кузгалды, авылда яңа музей бинасы, мәчет төзелә башлады дип язган иде. Ул вакытта язгы сулар ага иде инде, Кушлавыч тау башында авылга каратып төшерделәр. Әнәс Галиев үтә тыйнак иде, һәр сүзне уйлап, урынлы кулланып сөйли. “Авылыбызда татар халкының хөрмәтле улы Габдулла Тукайга музей төзү зур вакыйга, катнашы булган һәркем тырышып эшли, тиздән ачылыр дип өметләнәбез. Ләкин әле Орнашбаштан борылгач юл бик начар хәлдә, елга аша күпер дә юк.Төзибез дип ышандыралар, музей ачылганчы өлгертсәләр иде. Мәктәп төзү дә бик озакка сузылмасын инде. Безнең авылда эшчән, бердәм халык яши”,–дип фикерләрен җиткергән иде. Әнәс абый авыл тарихын сөйләп, үзенең “Кушлавыч “ шигырен дә укыды. Фронтовик язучының тәкъдимнәрен җитәкчеләребез игътибарга алганнардыр дип уйлыйбыз.
Инде колхоз рәисен “Тукай” Ринат дип шаяртып сөйли башладылар, чөнки аның телендә Тукай һәм музей. Булачак музейның өч зур бүлмәдән торган бинасын төзеп тә куйдылар. Юл һәм күпер төзү, авылдагы электр баганаларын алыштыру башланды. Бер очрашу вакытында Ринатның: ”Бу көннәрдә читтән килеп эшләүчеләр үзебезнекеләргә караганда ике тапкыр күбрәк. Күпчелеге кунып калалар, тукландыру өчен ике көнгә бер сыер китеп бара. Колхоз ашхәнәсендә, балалар бакчасында кызлар бик тырышалар, ашаудан зарлану очраклары юк. Авыл халкы да бик зур ярдәм күрсәтә. Тукайның балачагы турында фильм төшерергә киләчәкләр икән әле, нишләп кенә бетәрбез”, – дип сөйләгәне будды.
Әйе, шулай булды шул. Күп еллардан бирле танышым булган режиссер Әхтәм абый Зарипов җитәкчелегендәге группа “ Каргышлы балачак” телевизион фильмының кайбер күренешләрен төшерү өчен Кушлавычка килделәр. Максатлары, музейга әйберләр урнаштырганчы, зур залларны кулланып Габдулланың балачагы белән бәйле вакыйгаларны төшереп калу икән. Җиде кисәктән торган фильмның сценарий авторы якташыбыз, халык язучысы Гарииф Ахунов булу безнең өчен зур горурлык булды. Гариф абый Кушлавычка килеп эшнең барышы белән дә кызыксынды. Гариф абый һәм бер төркем артистлар белән Ринат Фәйзиевларда булганыбыз истә калган. Әлфия ханымның өчпочмакларыннан авыз итә-итә, алда торган эшнең нечкәлекләре турында фикер алышканнар иде.
Ул көннәрдә авыл халкы Бибимәмдүдә (Зөлфия Зарипова,Әхтәм Зариповның кызы), Мөхәммәтгариф (Әмир Камалиев), Латифа (Фирдәвес Хәйруллина), Зиннәтулла (Әзһәр Шакиров), Шакир мулла (Шәүкәт Биктимеров), Сәгъди абзый (Илдус Әхмәтҗанов), тагын Наил Әюпов, Зөлфирә Зарипова һәм башка артистларны күреп аралаштылар. Ә инде кечкенә Габдулла булып Рөстәм Әхмәтҗанов уйнаган иде, ул Илдус Әхмәтҗановның улы булып чыкты. Бу көннәр турында авыл клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева: “Артистлар килгәч бөтен авыл купты, кемгә нәрсә кирәк табып бирәләр. Күмәк күренешләрдә авыл апалары, абыйлары, балалар бик теләп катнаштылар. Аларга киемнәрне Казаннан алып килделәр, соңыннан кайберләрен безгә дә калдырдылар. Сабантуй , Габдулланың әтисен озату күренешләрен төшергәндә авылдашларыбыз Нәҗибә апа , Гомәр абый, Зөлфия апа, Мөхтәрәмә апа, һәм башкаларның чын артистларча булуларын күреп бик сокланган идек. Мин үзем дә катнаштым, улым Илфар Әюпов белән Илнур Галләмов аерым рольләр башкардылар. Фильмны яшьләргә күрсәтергә кирәк, ул Габдулла Тукайның балачагын аңларга ярдәм итәчәк.”– дип исендә калганнарын сөйләде. “Каргышлы балачак” фильмын интернет челтәрләре аша тулысы белән карап була, мин үзем карап чыктым. Егерме елдан соң, ул вакыттагы ярдәм өчен Әхтәм Зарипов миңа олы рәхмәтен җиткерде.
Сез уйлыйсыздыр инде, һаман Кушлавычта булган мәллә дип. Һич юк, ул язда администрациядә эшләгән һәркемнең үз графигы бик тыгыз булды. Арчада сабантуйда катнашачак РФ Президенты Борис Ельцинны каршыларга, районда ил Президентын сайлауларга эзерләнү, аңа кадәр Габдулла Тукайның 110 еллыгы, Кушлавычта музей ачу. Язгы чәчү, терлекчелек, уку елын тәгәлләү һәм башкалар. Мин моны элек тормыш җиңел иде ул диючеләр өчен генә язып үтәм. Иртәнге алтыдан башланган эш көне кара төнгә кадәр бара да бара, алы да юк, ялы да. Әле шуның арасында башкарып бетермәгәннәре өчен эләгеп тә куя...
( Дәвамы бар)
Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев