erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Туйдырды аракы белән бавыр шулпасы

Һаман зарланган да булабыз әле.

Авыл кешесе өчен үзе күңелле, үзе мәшәкатьле вакыт ул сугым чоры. Тырышып сыйлаган үгез-тана-атларын бишенче декабрьгә туры китереп суя иде инде күпчелек кеше. Ул заманда аның Яңа елында да бер генә көн ял иде шул. Хәзерге кебек җәен дә, көзен дә мал суярга да җай юк, чөнки морозильникның ни икәнен дә белгән юк. Кыш башында суйган итеңне җәй ашар өчен тозлап куясың да, кыш буе сөяклерәк ит ашыйсың, рәхәтләнеп пилмән-кәтлит ясыйсың. Ә җәен инде баздагы тозлаган итеңә риза булып торасың. Хәер, ниргәсенә җитеп тозланса, тозлаган ит тә тәмле инде.   Ярар, итне суынгач, мал суйган көннең иртәгесен тозлыйсы әле, ә бүген мал суясы көн. Кичтән кемнәр мал суярга киләсе билгеле, һәммәсенә әйтелгән. Хуҗа хатынның балан бәлеше, көлчәсе, корт тәкәсе пешкән.   Аның нәрсәсен яшереп торасың инде, хуҗа абзаңның 3-4 яртысы шкафта. Булды, иртән кояш чыгуга ирләр эшкә тотына, хатын-кыз өйдә догасын укып кала. Йа Аллам, хәвеф-хәтәрсез генә башкарып чыга күрсеннәр диеп. Әттә әйтмешли, үгездә бит анда дихий көч, кая алып барганнарын аңласа, бөтен авыл ирләреңне чәчеп атарга мужыт ул. Алла сакласын. Плитәдә шулпа кайный, духовкада бәлеш пешә, бәрәңге әрчелгән, суган туралган, бер кәстрүл тиз пешә торган чабак ит көтә, тирән таба бавыр көтә, өстәлдә тозлаган кыяр, помидоры, кәбестәсе, кискән ипие. Берничә хатын-кыз эчәге чыкты дигән хәбәр көтеп өйдә тора.   Болар – эчәге юарга килгән туганнар, күршеләр. Бүген – синдә, иртәгә күршеләрдә, туганнарда, шулай күңелле итеп, өмә белән эшли торган эш. Менә берзаман абзар ягыннан бер табак бавыр керә, тиз пешә торган ит, мин аны чабак ит дия идем, ул шундый йомшак булып кабарып, тиз генә пешеп җитә, ирләр эш бетереп керүгә инде әзер дә була. Аннан тагын хәбәр килә абзар тарафыннан, абыстайлар куерып беттеләр мәллә, монда эчәгеләр чыкты, дигән. 3-4 хатын-кыз әңгәмәләрен иң кызган чакта бүлеп чыгып китәргә мәҗбүр булалар, нишлисең, эчәге сине көтми ул, ирләр дә бик кызу тоталар. Эчәгенең эше мал суйганнан да озаграк шул, маен аралап алырга кирәк, бөтен пычрагын су салып агызырга, әллә ничә кат юарга, кар тирән булса, тагын әллә ничә кат карда тибәргә, кар әз булса, кайнарлап кырырга. Ашамасам ашамыйм, бәлешегезне ясамыйм дигән килен шикелле, ничә центнерлы ит суй да эчәге ашап ят инде, валлаһи. Бу заманда бик ашамый кеше эчәгене. Ә кемдер эчәге тәкәсен үлеп яратам ди. Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, Сабирәттә әйтмешли, мәйлең Хәдичә.   Ярар, хатын-кыз эчәге белән мәш килә, ә ирләрнең эше беткән әнә, өстәл янында җанлы әңгәмә коралар, теге шкафтан берәм-берәм чыккан шешәләрдән соң телләр дә ачылып киткән, әллә салкыннан кергәнгә, әллә теге шешә тәэсиреннән, йөзләр дә кызарып киткән. Шунда берәрсе Ягъфәр абыйның "Туйдырды ак аракы белән бавыр шулпасы" дигән сүзен дә искә алып куя әле. Күрәсең, мал суярга күп йөргән булгандыр инде ул елны.   Аннан ирләр артыннан табынны җыеп юып алгач, яңадан табын корыла. Монда инде эчәге юган хатыннар янына күршеңдә тавык-каз асрап кына яшәүче әбиләрне дә бавырдан авыз итәргә дәшәсең. Бөтенесен көйләп бетергәч әле үзеңнең бүген ашамаганың искә төшә дә, тынычлап чәй эчәргә утырасың, бәлеш төбе белән.   Иртәгесен итләрне вату, урнаштыру, тозлау белән тагын көн үтә. Бүтәне бүтән, ит тозлау дигәне иң җаваплы процесс инде малай. Шулай булмыйча, кара яздан көзгә кадәр ашыйсы ит бит ул. Әйбәтләп тозланган булса, пылау да пешерәсең. Әле тозлы каз ите белән бергә өчпочмакка да саласың. Бисмиллаңны әйтеп, кырык литрлы флягага ит кисәкләреңне тоз белән сыпырып кына җибәреп, нык итеп тыгызлап тутырасың, берничә рәт ит салгач, 2-3 тырнак сарымсак салып җибәрәсең, аннан тагын берничә рәт ит, тагын сарымсак. Булды, язгы якка кадәр келәткә кертеп куясың да, ул шунда тора инде.   Көннәр язга авышкач, итеңә күз төшерәсең, ул инде җебегән булса, кулың белән сүлен чамалап карыйсың, ит сүлдән чыгып торса, җылыда хәзер күгәреп чыга ул. Шуңа күрә сүле әзрәк булса, кичтән кәстрүлдә тоз салып су кайнатасың да, иртә белән суынган тозлыкны итең күмелерлек итеп саласың да, флягаңны кар базына төшереп урнаштырып куясың.   Менә шундый заманнар бар иде лә ул, ә хәзер... Исән-имин генә эшли күр диеп, морозильникка тутырабыз, аннан алып пешерәбез. Базга төшеп-менеп йөресе дә юк. Һаман зарланган да булабыз әле, җитмәсә.   Рәйсә Галимуллина

Кукмара, Мәмәшир.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31199

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X