erid:2VtzquqpS7d
Тынычлыкның туган көне
Арча яңалыклары

Тынычлыкның туган көне

Күңел тула...

Роберт Миңнуллин

Тынычлыкның туган көне!

Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча атлый бабам.
Бабам белән, җитәкләшеп,
Мин парадка бүген барам.

Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә, атлый ул да.
«Син – батыр!» – дим мин бабама,
«Син – батыр!» – дип мактый ул да.

Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!

Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.

Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек булыр идем…
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә бүген илем!

Эх, җитәкләшеп бәйрәмгә барырга ул бабайлар юк инде...
Әмма алар мәңгелек!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев