erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укучылар «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнаша ала

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

 Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызракка әйләнсә дә, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен нәтиҗәле инструмент булып кала бирә. Балаларда юлларда имин тәртип культурасын формалаштыру иң мөһим бурыч булып тора», – дип искәрттеләр министрлыкта.

«Имин юллар»  олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында узачак. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив укыту һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.

Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары алачак.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/25-11-2020/tatarstan-ukuchylaryn-imin-yullar-onlayn-olimpiadasynda-katnashyrga-chakyralar-5788257

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре юхиди онлай

2
X