erid:2VtzquqpS7d
Виктор Демидов Арча районында гражданнарны күчмә кабул итте
Арча яңалыклары

Виктор Демидов Арча районында гражданнарны күчмә кабул итте

Барлык мөрәҗәгатьләр дә гамәлдәге законнар нигезендә каралды

19 майда Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе – Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Арча муниципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрде. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итүдә шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Тимур Нуриев катнашты.

Очрашу барышында гражданнар торак белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә җир участогы бүлеп бирү, опека мәсьәләләре, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы алу, җирне законсыз файдалану һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә белем алу мөмкинлекләре буенча мөрәҗәгатьләр җиткерде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә гамәлдәге законнар нигезендә каралды, гражданнарга тиешле аңлатмалар бирелде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев