erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәвит Шакиров: “Армиягә озаткан кызым көтмәде”

Безнең гаскәрлеккә теләсә кемне алмый иделәр.

“23 ен бәйрәм итмим мин, 28 майны көтеп алам – Чик буе саклаучылар көнен. 1980-82 елларда Фин чигендә хезмәт иттем. Стәрлетамак агарту училищесының беренче курсын тәмамлаганда чакырып алдылар. Төркемдәшләрем бик матур итеп, зурлап озаттылар. Тулай торакта табын әзерләгәннәр дә хәтердә әле.

Безнең гаскәрлеккә теләсә кемне алмый иделәр. Кара халык анда бөтенләй булмады. Татарлар, башкортлар күп иде. Әле бит сәламәтлегең дә 100 процент булырга тиеш. Чик буенча хезмәт итүем белән нык горурланам.

Армиядә иң катлаулысы нәрсә иде? Ату урынына автобуска төяп алып баралар. Ерак иде ул, 10 чакырым тирәсе. “2”гә атасың икән, кайтканда – автобус артыннан йөгереп кайтыш иде. Җиңел булмасын дип, противогаз да кидереп куя иделәр. Шул рәвешле берничә тапкыр йөгереп кайткан булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Армиягә кадәр бергә укыган кыз белән йөрдек. Мәхәббәт тә булмагандыр инде ул, үзенчә бер мавыгу гына. Әмма ул кыз мине армиягә озатты да, шундук минем хакта онытты. Башка егетләр белән чуалганын бергә укыган курсташлар хатларда язып торды.

Бергә хезмәт иткән егетләр белән аралашып яшибез. Туймазыда ике дустым яши, Стәрлетамакта... Югары Кыйгыда гастрольләр белән баргач, 35 ел күрмәгән Айрат Шәяхмәтовны очраттым. Бер дә үзгәрмәгән, армиядә нинди иде – шундый ук!”

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vit-shakirov-armiyag-ozatkan-kyzym-ktmde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X