«Халык инспекторы» – һәркем өчен мөмкинлек
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре бүген аеруча актуаль.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре бүген аеруча актуаль.
Бу юнәлештә Арча районында нинди эшләр алып барыла? "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүмат системасы нинди роль уйный? Әлеге сораулар белән без Арча районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Ленар Абдуллинга мөрәҗәгать иттек.
— Ленар Илсурович, бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге ни дәрәҗәдә мөһим?
— Юл иминлеге — ул һәркемгә кагыла торган мәсьәлә. Көн саен диярлек без юлларда төрле хокук бозулар белән очрашабыз. Кайчакта, кызганычка, бу җитди нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, районда тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Мондый очраклар профилактика эшенең әһәмиятен тагын бер кат күрсәтә.
— Ә "Халык инспекторы" системасының әһәмияте нәрсәдә?
— Бу система кешеләргә битараф булмаска мөмкинлек бирә. Әйтик, кайберәүләр җәяүлеләр йөри торган урынга машина кую яки җәяүле юл аркылу өчен билгеләнгән урында("зебра"да) җәяүлегә юл бирмәү кебек очракларны күрә. Элек мондый хәлләр еш кына игътибарсыз кала иде, ә хәзер гражданнар аларны теркәп, тиешле органнарга юллый ала.
— Арча районында әлеге система ничек эшли?
— Соңгы вакытта активлык сизелерлек артты. Мәсәлән, берничә очракта гражданнар тарафыннан җибәрелгән видеоязмалар нигезендә хокук бозучылар җаваплылыкка тартылды. Бу башка йөртүчеләр өчен дә кисәтү ролен үти.
— Алга таба нинди планнар бар?
— Без аңлату эшләрен көчәйтергә уйлыйбыз. Аеруча яшьләр белән эшләү мөһим. Мәктәпләрдә очрашулар уздырабыз, анда реаль тормыштан мисаллар китерәбез. Балаларга һәм яшүсмерләргә юл кагыйдәләрен саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатабыз.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев