erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел ялларында Татарстандагы 49 объект ковидка каршы чараларны үтәмәгән

Республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре барлыгы 1426 җәмәгать объектын тикшергән.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда урнашкан 49 җәмәгать объектында коронавируска каршы саклык чаралары үтәлмәгән. Бу турыда Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бәйрәм көннәрендә объектларны күзәтү эшен дәвам иттек. Республика буенча барлыгы 1426 объект тикшерелде. 49 объектта коронавируска каршы саклык чараларын бозу очраклары булды», — диде белгеч.


Аның әйтүенчә, Татарстанда 677 кибет тикшерелгән, шуларның уналтысы эпидемиологик нормаларны үтәмәгән. «Бөгелмә, Лаеш, Чистай, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт районнарындагы сәүдә нокталарында эпидемиологик нормаларны үтәмәгәннәр», — дип сөйләде белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Роспотребнадзор хезмәткәрләре 134 җәмәгать туклануы объектында булган. 7 оешмада саклык чараларын бозу теркәлгән.

«Массакүләм чаралар үткәрү урыннарында тикшерүләр булды. Берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Тулаем алганда, республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә Covid-19 аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне яхшы үтәделәр», — дип өстәде Любовь Авдонина.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-01-2021/ya-a-el-yallarynda-tatarstandagy-49-ob-ekt-kovidka-karshy-charalarny-t-m-g-n-5798147

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X