erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр кешесенә күзәтчелек билгеләнде

2011 елның 6 апрелендәге Федераль закон белән иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән кешеләргә карата, аларның авыр яки аеруча авыр җинаятьләр, шулай ук балигъ булмаганнарга карата алдан уйлап эшләнгән җинаятьләр өчен  бетерелмәгән яисә алынмаган хөкеме булса, административ күзәтчелек билгеләнә.

 

 

Андый кешеләрнең көнкүреш һәм җәмәгать урыннарындагы тәртибен контрольдә тоту максатларында аерым чикләүләр билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, ел дәвамында ике яки аннан күбрәк административ хокук бозу ясаган кешегә карата суд эчке эшләр органы тәкъдиме буенча 3 елга кадәр административ күзәтчелек урнаштырырга мөмкин.

2019 елның 14 ноябрендә суд Россия Эчке эшләр  министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең Яңа Кенәр авылында яшәүче, 1986 елда туган, алдан уйланган җинаятьләр ясаган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән Рәдис Фәйзиевкә карата административ күзәтчелек урнаштыру турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгәннән соң, ул җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать куркынычсызлыгына кагылышлы хокук бозулар ясаган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югарыда әйтеп үтелгән Федераль законга туры килә торган кешеләрнең тәртибенә контрольне көчәйтү буенча профилактик эш дәвам итә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X