erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәр юлында авариядә зыян күрүчеләр юк
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр юлында авариядә зыян күрүчеләр юк

Иртән Яңа Кенәр юлында авария булуы турында язган идек. Бу турыда безгә аны күрүчеләр җиткерде.

Иртән Яңа Кенәр юлында авария булуы турында язган идек. Бу турыда безгә аны күрүчеләр җиткерде.

- Машина түбәсенә яткан иде. Туктап янына бардык, ярдәм кирәк түгелме, дип сорадык. Кешеләренә зыян килмәвен белгәч, юлыбызны дәвам иттек. Юлда шул якка баручы ГАИ машинасы очрады, - диде ул безгә.

Тулырак мәгълүмат белергә теләп, ЮХИДИ бүлекчәсенә дә, Арча эчке эшләр бүлегенә дә шалтыраттык. 

- Безгә хәбәр итүче булмады. ГАИ машинасының  да анда барышы булмагандыр, күрәсең, диделәр.

Димәк, бар да әйбәт тәмамланган. Шуңа сөеник.

Юлларда сак булыгыз.

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев