Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңакенәрләр Питрәчтән җиңеп кайттылар!

    Яңакенәрләр булдыра.

      10 апрель конне Питрэчтэ Республиканын Төньяк районнары арасында "Мәктәп волейбол лигасы" ярышы узды. Икенче ел рэттэн Арча данын Яна Кенэр урта мэктэбе ир-егетлэр командасы яклады. "Былтыр 3нче урын алган идек, быел чемпион калдык, дип сөйләде тренер Зөлфәт Хәйруллин. - Калган командалардан бер баш өстен булдылар һэм суперфиналга юллама алдылар. Май аенда Казанда Татарстанның ин көчле 6 командасы катнаша. Балтач -2нче урында булды, 3нче Әтнә. Егетлэр бик тырышып ел буе эзерлэнделэр, молодцы! Команда составы:
    Касыймов Алан
    Хәсәнов Ильмир
    Шакиров Булат
    Һидиятуллин Булат
    Мәгьсумов Венер
    Әскаров Альмир
    Хәбибуллин Ильсаф
    Каюмов Райнур
    Муртазин Инсаф".

    Реклама

    Молодцы егетләр! Уңышлар! Бу турыда безгә Яңа Кенәр ветеран педагогы, заманында чемпион волейболчылар әзерләгән Гүзәл Әхмәтова да сөенеп хәбәр иткән иде. Ул да үзенекеләр-яңакенәрләр өчен җаната. Рәхмәт.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: