erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Яңарыш" хуҗалыгында чәчүгә чыктылар

Кәче басуында арпа чәчә башладылар.

Без "Яңарыш хуҗалыгына район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән бардык. Кәче басуында "Кировец" тракторы арпа чәчә иде. Хуҗалык җитәкчесе белән баш агроном да шунда. Чәчү сыйфатын карый иделәр. Яныбызга чәчү агрегаты килеп туктады. Трактордан яшь кенә бер егет сикереп төште.

-- Илнур Гыйльмиев, Кәче авылыннан, -- дип таныштырды үзе белән. – 24 яшьтә. Шушы “Кировец” тракторында 4нче елымны эшлим. Бик куәтле техника. Чәчкеч агрегатын гына күрегез, галәмәт, 8 метр киңлекне алып бара. Нәтиҗәсе булгач, акчасы да була. Сезонга 130 мең сумлап чыга. Ә болай җир чәчүгә әзер. Дөрес, төрле җире бар, юеш урыннар да очрый.

Без Илнурга уңышлар теләп саубуллашырга ашыктык, эшләгән кешегә комачауларга ярамый.

Генераль директор Илгизәр Минневәлиевичтан:

--Проблемалар бармы?—дип сорыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Юк, -- дип җавап бирде җитәкче. – Җирне узган ел көздән әзерләп калдырдык. Техника бар, кеше җитә, симәнә тупланган. Узган ел 16 апрельдә чәчүгә тотынган идек. Бер көн эшләдек тә бер атна басуга чыгып булмады. Яңгыр комачаулады. Быел ничек булыр инде.

--Без симәнәне чәчәсе көнне агулыйбыз, -- дип сөйләде баш агроном Рамил Мөхәмәтшин. – Тәэсир итү көче югалмасын дип.

...Илнур басуларны иңли. Бер көн ел туйдыра дигәндәй, басуда эшләүчеләргә исән—имин хезмәт итәргә язсын. Табигать торышы ничек булыр тагы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X