erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якубовичның пенсиясе аз икән

Сез аны күпме ала дип белә идегез?

Билгеле телевидение тапшырулары алып баручы Леонид Якубовичның пенсиясе күп түгел икән. Шуннан чыгыптыр инде ул: ”Русия хезмәт һәм социаль яклау министрына минималь пенсия билгеләсәң, бүгенге хәл яхшы якка үзгәрер иде”, - дигән.


Леонид Якубовичның пенсиясе 23 мең сум тәшкил итә. Ул әлеге сумманың яшәү өчен бик аз булуын билгели.

Ир-егет үзе тормышка зарланмый, чөнки эшләп тора, кереме начар түгел. Әмма гомер буе намуслы хезмәт итеп, аз пенсиягә яшәргә мәҗбүр булганнар өчен борчыла.

 

“Пенсия тәгаенләү системасын үзгәртү өчен бер кешенең сүзе генә үтемле түгел, бу проблема белән профсоюзлар даими рәвештә шөгыльләнергә тиеш”, дип саный ул.

Русиянең халык артисты пенсиясен тотынмавын, җыеп баруын белдергән. Ул акчалар укыган кызына һәм оныгына бер кирәк булыр, ди.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аңа кадәр Лев Лещенко – 30 мең, Евгений Петросян – 20 меңнән артык, Регина Дубовицкая – 16 мең, Юрий Лоза 12 мең пенсия алуы турында белдергәннәр иде.

Нигә һаман сәхнәдән китмиләр, дип аптырыйбыз, югыйсә...

Автор : Тухватуллина Алсу

Чыганак: Яндекс новости

Фото: tuapsevesti.ru ok.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Yakubovichni-pensiyase-az-ik-n-bit-131352/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X