erid:2VtzquqpS7d
Янгын сүндергән вакытта  ир-ат гәүдәсе табылган
Арча яңалыклары

Янгын сүндергән вакытта ир-ат гәүдәсе табылган

Татарстанда ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Татарстанда ут белән саксыз эш итү янгынга китергән, анда ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 2.14 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына республиканың Буа районы Күшке авылында кечкенә бүрәнәле йорт януы турында хәбәр килде.

Йортта янгын сүндергән вакытта 61 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Янгынны иртәнге дүртенче киткәнче сүндергәннәр. Янгын мәйданы 50 кв. метр тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-12-2020/tatarstanda-ut-bel-n-saksyz-esh-it-arkasynda-chykkan-yangynda-ir-at-lak-bulgan-5789645

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев