erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшьләр туризм спортын сайлый

Велосипедта фигуралы йөрү ярышлары узды


17 апрельдә Арча Укучылар сараенда "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышлар узды. Ярышларда районыбыздан 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 65 бала  катнашты. Ярышларны ачу тантанасында барлык катнашучыларны "Үзәк" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Прахов Р. А., мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Камаева А. Г сәламләде.  Укучылар сарае директоры Гыйниатуллин Р. Н.  балаларга әлеге проектта алга таба да  катнашырга тәкъдим итте. Ярышларда шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре дә катнашты. Ярышларда җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде һәм грамоталар,  медальләр белән бүләкләнде. "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты район балаларын һәм яшьләрен велотуризм спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырылды. Ул Рәсәй Президенты грантлары конкурсында җиңүче булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X