erid:2VtzquqpS7d
Җыелма команда составында Арча егете дә бар
Арча яңалыклары

Җыелма команда составында Арча егете дә бар

Котлыйбыз

Татарстан Республикасы җыелма командасы бочча буенча Россия чемпионатының көмеш призёры булды

15–20 апрель көннәрендә Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә бочча буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Арча районы спортчысы Рамиль Шарафутдинов чыгыш ясады.

Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан командасы гомумкоманда исәбендә икенче урынны яулады 🥈

Рамильне һәм бөтен команданы лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!

Чыганак һәм фото: https://max.ru/id1609009523_gos/AZ3Sm96Gf3o

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев