Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе җиңүчесенә «айфон» бирәләр

    ТАССРның 100 еллыгы сайтында яңа конкурс старт алды. Төп приз — iPhone!

    Татарстанда һәр гаиләнең тарихы республиканың җитештерү, төзелеш, мәдәният, тарих кебек масштаблы проектлары белән бәйле. Аларның һәрберсендә әби-бабайларыбыз, әти-әниләре, туганнарының һәм, әлбәттә, үзебезнең язмыш ята. Зур тарихлы Татарстанда — кечкенә гаилә тарихлары!

    Кадерле дуслар! Ул тарихларны язуга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Моның өчен 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына 1920-2020 елларда Татарстан территориясендә барган, ниндидер вакыйга белән бәйле язмаларыгызны һәм гаилә фотоларын җибәрегез. Фотолар һәм язмалар 100tatarstan.ru сайтында урын алачак.

    Гаризалар 4 марттан 20 мартка кадәр кабул ителә. Сайтта тавыш бирү нәтиҗәләре 21 апрельдә билгеле булачак. Җиңүче —  iPhone иясе 27 апрельдә игълан ителә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: