erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур хәрефтән Укытучылар

Барысы бәйгедә 46 укытучы катнашкан булса, аларның 18е финалга чыкты. Финал өлеше Түбән Мәтәскә мәктәбендә һәм Арчаның алтынчы мәктәбендә узды. Анда укытучылар дәрестән өзек һәм осталык дәресләре күрсәтте.

 

Узган атнада Арчаның алтынчы мәктәбендә бәйгенең район туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укытучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров котлады.

 Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Фәнил Һидиятуллин, Павел Нуретдинов, Рәсимә Ибраева, Ландыш Галләмова февральдә Әтнәдә узачак зона турында район данын яклап чыгыш ясаячак. Якташларыбызга әлеге бәйгедә дә уңышлар теләп калабыз!

“Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең район туры җиңүчеләре:

1 урын – Арчаның алтынчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы Фәнил Һидиятуллин;

2 урын – Лесхоз мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Павел Нуретдинов;

3 урын – Арчаның алтынчы мәктәбе инглиз теле укытучысы Энҗе Гыйззәтова, Арчаның җиденче мәктәбе биология укытучысы Ләйсән Фәхертдинова.

“Педагогик дебют” номинациясе:

Ландыш Галләмова – Лесхоз мәктәбенең биология укытучысы.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе:

1 урын – Арчаның икенче мәктәбе укытучысы Рәсимә Ибраева;

2 урын – Кәче мәктәбе укытучысы Фәнүзә Закирова;

3 урын – Носы мәктәбе укытучысы Гөлүзә Мостафина.

Яшь чемпионнар тәрбияли

“Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең район туры җиңүчесе Фәнил Һидиятуллинның тормышы мәктәп белән бәйле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзе дә, энесе дә башлангыч сыйныфлар укыткан әнисе юлыннан китә алар. “Миңа кайнап торган мәктәп тормышы ошый”, – ди Фәнил. Ул Арчаның алтынчы мәктәбендә физик тәрбия дәресләре укыта. Арча педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән егет Яр Чаллы педагогика университетында белем ала. Алтынчы мәктәптә ачылган көненнән эшли. Үзе дә спорт белән шөгыльләнүче укытучы балаларда да спортка мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Дәресләрдән тыш, көрәш, регби, волейбол секцияләре алып бара ул. Аның укучылары арасында инде көрәш, тег-регби буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, призерлары, волейбол буенча район чемпионнары бар. Яраткан эше, тырыш хезмәте бәйгедә дә җиңүгә алып килгән Фәнилне. “Минем хезмәтемне шулай югары бәяләүләренә мин бик шат, – ди ул. – Бу җиңүне көтмәсәм дә, мин аңа омтылып яшәдем һәм эшләдем. Сайлаган һөнәремне, фәнемне, эшләгән мәктәбемне, укучыларымны бик яратам. Бигрәк тә хезмәт куйган коллективыма, укучыларыма рәхмәтлемен, бу – безнең уртак җиңү”.

“Укытучы – иҗади һөнәр”

“Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында икенче урынны алган Павел Нуретдинов Үзбәкстанда туып-үсә.

Арча районына әле узган ел гына күчеп кайтканнар. Кечкенәдән юрист булырга хыяллана ул. Тик юридик көллиятне тәмамлаганнан соң язмыш аны Наманган дәүләт университетының тарих факультетына алып килә. Университетны тәмамлагач, Наманганда укытучы булып эшли башлый. “1-2 генә ел эшлим дә һөнәремне алыштырам”, – дип эшли башлаган егетне мәктәп тормышы бик тиз үзенә бөтереп ала. “Миңа ошап китте”, – ди ул.  Балалар, дәресләр, сораулар, җаваплар – шулай итеп 10 ел үткәнен сизми дә кала Павел Нуретдинов.  Узган ел ул педагогик эшчәнлеген Лесхоз мәктәбендә дәвам итә. Балаларны тарих серләренә төшендерә. “Биредә мин көчле һәм ярдәмчел укытучылар арасына эләктем, – дип уртаклашты ул безнең белән. – Нәкъ менә алар миңа бәйгедә көчемне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Укытучы – иҗади һөнәр. Мин киләчәктә дә шушы өлкәдә үсәргә телим”.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияли

Арчаның икенче мәктәбендә күп еллардан бирле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева исеме күпләргә таныш.

Узган ел безнең социаль челтәрдә барган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча да җиңү яулаган иде ул. Быел исә районның “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” буларак танылды. Район этабын уңышлы үтеп, республикакүләм осталык дәресендә лауреат  булганына 12 ел үтеп киткән. Аннан соң да бик күп һөнәри бәйгеләрдә катнашырга һәм җиңүләр яуларга туры килгән  Рәсимә Хәниф кызына. Ул – үзен үсеп килүче яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган Укытучы. Бүген инде ул укытып чыгарган укучылар арасында гомерләрен мәктәп белән бәйләгән укытучылар да бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре генә укытып калмыйча, “Яшь журналист” түгәрәген дә бик яратып алып бара Рәсимә Хәниф кызы. Әлеге түгәрәктә шөгыльләнеп, каләмнәрен шомарткан укучылар арасында да журналистика һөнәрен сайлаучылар байтак. Аның укучысы Рүзәл Шәрипов – “Алтын каләм” фестивалендә гран-при иясе, Казан федераль университетының журналистика факультеты студенты.

Укытучы һөнәре – ул һәрдаим үсештә булу, дигән сүз. Рәсимә Хәниф кызы да күп еллар дәверендә тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында “Ел укытучысы” бәйгесендә катнаша.

Укый да, эшли дә, җиңә дә...

Ландыш Галләмова “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган.

Лесхоз мәктәбендә ул әле беренче елын гына укыта. Үзе дә Лесхоз мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган яшь укытучы бүген туган мәктәбендә балаларга биологиядән белем бирә. Ландыш Казан федераль университетының Химия институтын тәмамлаганнан соң максатчан юллама белән Лесхоз мәктәбенә эшкә кайта. Бүген укытучы эшен магистратурада уку белән бергә алып бара ул. “Балаларга булган ярату хисе, алар белән эшләү теләге мине укытучы һөнәрен сайларга этәргәндер”, – ди Ландыш. Уку, эш арасында “Ел укытучысы” бәйгесендә дә катнашырга өлгерә тырыш укытучы. “Укытучы буларак бу минем беренче бәйгем, – ди ул. – Әзерләнү җиңелләрдән булмаса да, минем үземне сынап карыйсым, тәҗрибә туплыйсым килде”. “Үзеңне укыткан укытучылар белән эшләве авыр түгелме?” – дип сорадык без Ладыштан. “Киресенчә, бер-беребезне беренче генә ел белмибез, һәрдаим коллективның ярдәмен тоеп эшлим”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X