erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

ГАГАРИНГА САБАК БИРГӘН ТАТАР

Күлтәс авылы танылган кешеләргә бай авыл. Ләкин шуларның күбесе турында белеп кенә бетермибез. Шундыйларның берсе Рәхим Вәли улы Мөбәрәкшин.

 Исән чагында райондашлары, авылдашлары гына түгел, хәтта туганнары да аның хакында күп нәрсә белмәгәннәр. Рәхим абый Мәскәүдә эшләгән. Кунакка кайткан вакытларында да эше турында сөйләмәгән, күрәсең хәрби сер булгандыр. Соңыннан гына хәрби серенең космос белән бәйле икәнлеген белгәннәр. 
 1920 елгы Рәхим абый бабасы Мөбәрәкша кебек башлы була. Бер елда икешәр класс укып мәктәпне тәмамлый. Арча педучилищесында белем ала. Субаш- Аты авылында укыта. Казан дәүләт университетының математика факультетын тәмамлый. 1944-1948 елларда Мәскәү хәрби училищеда укый. “Без аны белгәндә ул Мәскәүдә Жуковский исемендәге хәрби –һава инженер академиясендә укыта иде”- ди Рузия апа Кәлимуллина аның турында горурланып. Әйе, Юрий Гагаринны , башка космонавтларны укыткан, Королев җитәкчелегендә эшләгән бит ул ! 
Академияне тәмамлаганнан соң Рәхим Вәли улы Мөбәрәкшин һава атуы кафедрасына укытучы итеп җибәрелә. 1951 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклау шул ук кафедраның өлкән укытучысы вазыйфасына билгеләнүгә мөмкинчелек бирә. Күрсәтелгән профиль буенча докторлык диссертациясен яклый, профессор исемен ала һәм 1968 елда ату һәм бомбометаниянең прицель системалары кафедрасы башлыгы итеп билгеләнә. 1972 елда академиядән китеп, авиация институтында эшли башлый. 
Рәхим абый 80 нән артык фәнни хезмәт, 10 дәреслек, 39 ярдәмлек , шулай ук 4 монография авторы. 
Хәрби-һава көчләре һәм авиация сәнәгате өчен фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә күп көч куйды : 10 техник фән кандидаты әзерләде. 
Кызыл Йолдыз ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
2005 елда мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләре бирелә. Исемлектә Рәхим абый да бар. “ Югары һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләре өчен авиация ракета кораллары системасын проектлаштыру буенча дәреслекләр комплексы өчен, үлгәннән соң , -диелә РФ Хөкүмәте карарында”. Рәхим абый 1998 елда Мәскәү шәһәрендә үлә. Күлтәс авыл зиратында җирләнә. “Кызганыч, үле булса да , җәседен күрә алмадык, көле генә кайтты ...,” - ди Рузия апа. Бүген искә алуыбыз Рәхим абыйның рухына дога булып барып ирешсен иде. Күлтәс авылының бер урамы Р.Мөбәрәкшин исемен йөртә. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X