Уйнат тальян гармуныңны
Вагыйз абый, әйдәле, Хуш киләсең, уз бире. Кунак булып килер, дип, Бик нык көттек без сине.
Балалар бакчасында бәйрәмнәр бик күп үткәрелә. Ә менә без үткәргән бәйрәм, үзенә күрә дөньяга матурлык, нәфислек, моң өсти. Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты балаларга элеккеге тальян моңнарын ишеттерү, тыңлату иде. Бәйрәм курай моңнарын яңгырату белән үрелеп барылды.
Бәйрәмгә һәвәскәр җырчы, гармунчы, Чиканас авылында гомер итүче Вагыйз Әһлиуллинны, Урта Бирәзә егете, курайда оста уйнаучы, җырчы, биюче Дилюс Сәлаховны, район мәгариф бүлеге методисты Алия Фәйзрахманованы чакырдык. Кичә бик матур, җанлы үтте. Балалар чыгышлары, әңгәмә, биюләр белән вакыт узып киткәне сизелми дә калды.
Моң иясе Вагыйз Әһлиуллин үзенең җырларын бик теләп башкарды. “Сезнең янга килгәч, бала чагыма кайткан күк булдым”-дип хисләре белән уртаклашты. Ә мин үз чиратымда, укытучым Вагыйз Әһлиуллин гармунда уйнап җибәргәч, җыр дәресен искә төшердем. Сәхнәгә чыгып җырлаулар, дулкынланулар күз алдыннан бер мизгел булып узып китте. Ә менә Дилюс Сәлахов үзенең чабата биюе белән безне таң калдырды. Җырлары да күңелгә үтеп керә торган, чын артистларча.
Ахырдан сүзне Алия Илсур кызына бирдек. “Балалар бакчасында мондый чараны әле беренче тапкыр сез үткәрәсез. Бу очраклы хәл түгел, чөнки тәрбияче Венера Вагыйз кызы укытучысы Вагыйз Әһлиуллинның моңын үзе тәрбияләгән балаларга да ишеттерәсе килгән,”- дип сүзен дәвам итте. Яңа очрашулар булып торуын, уңышлар теләде. Бәйрәм гармун, курайда уйнап, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Арчаның 10 балалар бакчасы тәрбиячеләре Искәндәрова Венера Вагыйз кызы, Хәсәнова Алия Дамир кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев