erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 майдан 8-16 яшьлек балаларга яңа пособие алу өчен гаризалар кабул итү башлана

Россия Президенты Владимир Путин 8-16 яшьлек балаларга айлык яңа пособие турында указга кул куйды. Түләү 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ә инде 1 майдан шушы айлык пособиегә гаризалар кабул итү башлана. Акча берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен биреләчәк. Шунысы да бар: апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

Моңа кадәр мондый пособие баласын ялгыз тәрбияләүче ана яки аталарга гына тәгаенләнде. Менә хәзер, майдан башлап, аны авыр тормышлы тулы гаиләләр дә алачак. Әлеге ярдәмне ил буенча барлыгы 5 миллион балага билгеләү күздә тотыла.

Түләүнең төп шарты – гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булуы. Моннан тыш бала даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Гаилә кеременә социаль түләү булмаган барлык акча – хезмәт хакы, премия, пенсия стипендия һ.б. керә. Әйтик, җирле бюджетлардан матди ярдәм, социаль контракт буенча, торакка яки транспортка түләүләр кебек социаль ярдәм керем исәбенә кертелми. Аннан килеп, пособие алу өчен гаилә соңгы 12 айда азмы-күпме керемгә ия булганлыгын да расларга тиеш. Мәсәлән, эшсезлек, 3 яшькә кадәрге баланы карау сәбәпле керемсез утыручыларга моны дәлилләү кирәк. Юкса пособие бирелмәячәк. Шулай ук милек буенча чикләүләр дә бар. Мисалга, зур фатир яки коттеджда яшәп, рәсми керемнәре булмаган гаиләләр дә юк түгел. Мондыйларга да пособие түләнми.

Яңа түләү төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Иң кечкенә күләме – уртача 6 мең сум (50%), арттырылган күләме – 9 мең (75%), ә иң зур күләме – 12 мең сум (100%) тәшкил итә. Минималь пособие гаиләнең җан башына керемен яшәү минимумына җиткермәсә, арттырылган күләмдәгесе бирелә. Болай да гаиләнең уртача кереме аз булып калса – максималь түләү күздә тотыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа пособиене алу өчен “Мир” картасы яки картасыз счет ачарга кирәк. Түләү 12 айга билгеләнә. Шуннан соң аны озайту мәсьәләсе карала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/79798/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X