Татарстан Гидрометеорология үзәге 27 июньдә һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Бер тәүлек эчендә республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр фаразлана, шулай ук урыны белән боз явуы ихтимал.
Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Иртән һәм көндез территориянең күпчелек өлешендә, Казанда да көчле яңгыр көтелә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев