erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 мартка һава торышы

Ял һәм бәйрәм көннәрендә суыта.

8 һәм 9 мартта көндезге сәгатьләрдә урыны белән аз гына кар явачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Ттатар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән. “Кояшлы һәм җылы һаваны шактый ук салкынча һава алыштырачак. Казанда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар булырга мөмкин. Хәзерге вакытта һава температурасы нормага якын. Якындагы көннәрдә суыта. 8 һәм 9 мартта аз гына явым-төшемле, салкынча һава көтелә”, – дип билгеләп үткән ул. Алдагы ялларда алмашынучан болытлы һава көтелә. 8 мартта тәүлеклек уртача температура нормага якын булса, шимбәдә кичен акрынлап суытачак һәм шимбәдән якшәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137002/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X