erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Абульханова өченче тапкыр әни булачак?

«Интертат»ка җырчы Алсу Абульханованың бер фотосы килеп эләккән Аңа карап, шактый матур булып түгәрәкләнеп килгән җырчыны өченче тапкыр әни булырга җыена дип уйларга мөмкин. Алсу фотоны диңгез буенда ял иткән вакытта ясаган.

Алсу Абульханова тормыш иптәше Радик белән Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияли. Олы уллары Әмир узган ел Мәскәүгә ГИТИСКА укырга керде, төпчек уллары Солтанга – 11 яшь. Пар, бәлки, уллары үсеп беткәч, үзләрен тагын бер бәби белән сөендерергә булгандыр? Алсу Абульханова матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә дә: «Икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда – әле тагын ишәю», – дип, үзенең кыз бала сөю теләге хакында сөйләгән булган.

Шунысын да искәртергә кирәк, Алсу Абульханова ире Радик белән инде 20 ел бергә гомер кичерә. Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы зурлап чит илдә уздырырга җыенуларын да әйтеп үткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур итеп бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннан бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Алла бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән иде җырчы.

https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2024-04-09/alsu-abulhanova-chenche-tapkyr-ni-bulachak-3721010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X