erid:2VtzquqpS7d
Арчаның «Максюта Денс» хореография коллективы җиңү яулады
Яңалыклар

Арчаның «Максюта Денс» хореография коллективы җиңү яулады

«Максюта Денс» хореография коллективы (җит. Галимә Вилданова) балалар сәнгать мәктәбенең «Сәхнәгә чыгарга телим» XVIII Бөтенроссия музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә җиңүче булды.

19 октябрьдә Вилданова Галимә Урал кызы җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе биючеләре Казан шәһәрендә узган конкурста катнашты. Конкурста коллектив «Кызлар биюе»  дип аталган халык биюен тәкъдим итте (8-10 яшь) һәм I дәрәҗә лауреат дипломын яулады.

«Талантлы укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз! Сезнең уңышыгыз белән горурланабыз һәм киләчәктә дә иҗади югарылыклар, якты номерлар, эмоциональ чыгышлар һәм көчле алкышлар телибез!», – дип шатлыклары белән уртаклашты Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы.


Нет комментариев