erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

АСЕАН Генераль секретаре Као Кимхорн Казанга килде

15 июньдә Казан шәһәрендә узачак халыкара чаралар кысаларында чит ил делегацияләре вәкилләре Татарстан башкаласына килүен дәвам итә. Алар арасында Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) Генераль секретаре Као Кимхорн да бар.

Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында АСЕАН Генераль секретаре Као Кимхорнны каршы алдылар. Бух акта «Татар-информ» хәбәр итә.

Шулай ук 15 июньдә Казанга Мьянма Союзы Республикасы Президентының махсус вәкиле Хау Кхан Сума да килеп җитте.

Бүгенге көннәрдә Казан халыкара хезмәттәшлек һәм эшлекле аралашу мәйданына әверелә. Саммитта катнашу өчен төрле илләрдән вәкилләр килүен дәвам итә.

 


Нет комментариев