erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бозлы яңгыр килә

Казанга бу атна ахырында чираттагы циклон килү нәтиҗәсендә көн җылытачак, бозлы яңгыр һәм кар явачак.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бу җомгада без чираттагы циклон йогынтысында булачакбыз, ул Казанга җылы һава алып киләчәк. Ял көннәрендә көндезге сәгатьләрдә 0 градус көтелә. Һава торышына Төньяк Атлантика һәм Урта диңгездән килгән циклоннар йогынты ясаячак», - дип ачыклык кертте галим.

Метеоролог билгеләп үткәнчә, декабрь башында Казан Себер антициклоны йогынтысында булган, шунлыктан салкыннар да, явым-төшем дә күзәтелмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шуннан соң безгә Урта диңгездән көньяк циклоннар килде. Җомга көнне Казан янә көньяк циклон йогынтысында булачак, кар һәм яңгыр явуы көтелә», - дип искәртте Переведенцев.

Чыганак - "Татар-информ"

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanga-bozly-yagyr-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X