erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бүген, 29 майда, Татарстанда яңгыр көтелә

Татарстанда яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда көчле яңгыр явуы ихтимал. Көндез аерым районнарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

 

Төнлә көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез җил 7–12 м/с ка кадәр көчәячәк, ә кайбер районнарда секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Көндез һава температурасы республика буенча +12...+17 градус тәшкил итәчәк.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев