Казанның «Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагы бу сезонда эшен төгәлли.
Бүген – шәһәр халкы һәм кунакларының боз өстендә шуып, тимераякта шуу пунктыннан файдалануының соңгы көне. Шугалак 22:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясе Телеграм-каналында.
Кышкы сезонда мәйданчык 55 көн эшләде. Бу вакыт эчендә прокат хезмәтләреннән 25 меңгә якын кеше файдаланган.
Кыш дәвамында шугалакта төрле чаралар уздырылды: килүчеләр Яңа елны каршыладылар, фигуралы шуучыларның чыгышларын карадылар, тимераякта шуу дәресләрендә катнаштылар, шулай ук кино күрсәтүләрдә һәм бозда кичәләрдә булдылар.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев