erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данил Сәфәров: «Ир – ир урынында, хатын хатын урынында булсын»

«Ни хәл?» сәхифәсенә танылган гаиләләрне кунакка чакырып, бәхетле гаилә кору серләре турында сораштык. ("Ватаным Татарстан", Лилия Гыймазова)

Данил Сәфәров, журналист:

– Яшь гаиләләргә киңәш бирерлек зур тәҗрибәм юк үзе. 13 ел гаилә булып яшибез, Аллага шөкер. Минем күзаллавымча, ир – ир урынында, хатын хатын урынында булырга тиеш. Рольләр алышына башласа, конструкция кыйшая. Безнең полосада гаиләләр күбрәк патриархаль модельдәдер. Хатын-кыз ир-ат белән ярыша башласа, үзен гипермөстәкыйль күрсәтергә тырышса, бу хәерлегә илтмәс. Күзәтүем буенча, көчле хатыннар бәхетсез була. Хатын-кызның бәхете – аның көчсезлегендә. Әмма кайбер гүзәл затлар көчле булырга мәҗбүр. Әйтик, ире эчә икән, хатынның гаилә дилбегәсен үз кулына алмый хәле юк. Әмма һәр хатын-кызда ирен туры юлга бастыру көче, потенциалы бар дип уйлыйм. Ир – баш, хатын – муен, диләр бит. Кыскасы, түгәрәк йомылды. Күп сөйләдем бугай. Сөйләгәннәремне хатыным күрмәсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия Гыймазова

Чыганак https://vatantat.ru/2022/05/81876/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X