Соңгы өч айда светофорның кызыл утына чыгу белән бәйле өч меңнән артык очрак теркәлгән.
Соңгы өч ай дәвамында Татарстан юлларында урнаштырылган автоматик контроль чаралары 3,5 меңнән артык юл кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән. Алар светофорның кызыл утына чыгу һәм регулировщикның тыючы ишарәләрен санга сукмау белән бәйле. Бу турыла ТР Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Ведомствода искәртүләренчә, кагыйдәне бозучылар өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр теркәлгән очракта 1,5 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Әгәр дә шушы ук хокук бозу кабатланса, штраф 7,5 мең сумга кадәр арта, яисә транспорт чарасы белән идарә итү хокукын алты айга кадәр чикләү мөмкинлеге күздә тотыла.
Нет комментариев