2600 кеше җаваплылыкка тартылган
Казанда ял көннәрендә 22 исерек машина йөртүчене тотканнар. 5 июньнән 7 июньгә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 2600 кеше җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, исерек хәлдә машина йөрткән өчен штраф 30 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Аны руль артында исерек килеш тотканда, медицина тикшерүеннән баш тартканда, юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланганда һәм башка хокук бозуларда салырга мөмкиннәр.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/za-vyxodnye-v-kazani-poimali-22-pyanyx-voditelya-6030207
Нет комментариев