erid:2VtzquqpS7d
Инвалид балалары булган гаиләләргә 1% ипотека тәкъдим ителде
Яңалыклар

Инвалид балалары булган гаиләләргә 1% ипотека тәкъдим ителде

Социаль иминият фонды мәгълүматлары күрсәткәнчә, Россиядә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнә.

Дәүләт Думасы депутаты, Фракция җитәкчесе Сергей Миронов Премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итеп, инвалид балалары булган гаиләләр өчен аерым ипотека программасы булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Миронов фикеренчә, мондый гаиләләргә еллык 1 процент күләмендә махсус ипотека ставкасы тәкъдим итү мөмкинлеге каралырга тиеш. Ул әйтүенчә, хәзер гамәлдә булган «Гаилә ипотекасы» 6 процент ставка белән торак шартларын яхшыртырга булышса да, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең өстәмә чыгымнары анда исәпкә алынмый.

Депутат ассызыклаганча, мондый гаиләләр даими рәвештә дәвалау, реабилитация чаралары һәм кирәкле дарулар өчен зур акча тотарга мәҗбүр.

Социаль иминият фонды мәгълүматлары күрсәткәнчә, Россиядә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/invalid-balalary-bulgan-gailalarga-1-procent-stavkaly-ipoteka-birerga-takdim-italar-5915025


Нет комментариев