erid:2VtzquqpS7d
Исерек машина йөртүчеләр сабак алмый
Яңалыклар

Исерек машина йөртүчеләр сабак алмый

Башкаларга сабак булсын, дип исерек килеш руль артында тоткарланучыларны исем-фамилияләре белән газета битләрендә биреп барабыз. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, алар бер дә сабак алырга ашыкмый.

6 мартта Вәгыйзовлар урамында “Лада Гранта” автомобилендә Азат Фәхриев, 7 мартта Банк урамында “Лада Веста” авомобилендә Руслан Кашафов тоткарланды. Алар икесе дә алкогольле эчемлек кулланган булган.

19 мартта узган җәмәгать суды карары белән ике машина йөртүчегә дә 30ар мең сум күләмендә штраф салынды. Шулай ук алар 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.


Нет комментариев