erid:2VtzquqpS7d
«Карап йөрегез»: Гөлсирин – Азат Абитовлар юлда күңелсез хәлгә очраган
Яңалыклар

«Карап йөрегез»: Гөлсирин – Азат Абитовлар юлда күңелсез хәлгә очраган

Гөлсирин һәм Азат Абитовлар, авылда ял итеп Казанга килгәндә, күңелсез хәлгә очраган.

Чокырлы урынга эләгеп, машиналарының 2 тәгәрәмәче дә шартлаган.

«Без Казанга кайтып җиттек, ләкин тиз генә өйгә кайтып булмады әле монда. Шиномонтажкага килдек. Чокырга төштек. Ике тәгәрмәч тә – шарт! И, Аллам, икән», – дип борчылып сөйләгән бу хакта Гөлсирин социаль челтәрләрдә.

«Караңгы иде шул… Көек бистәсеннән Салмачи ягына кергәндә карап кына йөрегез. Анда бик зур чокыр бар», – дип кисәтә Азат Абитов та язылучыларын.

Чыганак: Интертат


Нет комментариев