erid:2VtzquqpS7d
Кимендә тугыз ай эшләгән очракта 100 000 сум бирелә
Яңалыклар

Кимендә тугыз ай эшләгән очракта 100 000 сум бирелә

Бала тапкан өчен 100 000 сум акча бирелә. Тик бөтен кешегә дә түгел

Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко инициативасы белән гаиләләргә яңа ярдәм чарасы кертеллгән. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бала тапкан хезмәткәрләренә 100 000 сум акча бирә. 

Бу яңалык гаиләдәге бала санына бәйле түгел. Әмма бер мәҗбүри шарт – министрлыкта эш стажы кимендә тугыз ай булырга тиеш. Ел башыннан мондый ярдәмне инде өч хезмәткәр алган.

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев