erid:2VtzquqpS7d
Ковидка каршы яңа вакцина уйлап тапканнар
Яңалыклар

Ковидка каршы яңа вакцина уйлап тапканнар

Әлеге вакцина кеше өчен патоген булган SARS-CoV-2 вирусы кулланылмый торган биотехнологик юл белән эшләнгән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 дан вирус сыман кисәкчәләр — Гам-VLP-мультивак нигезендәге яңа вакцинаны теркәгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза Шәһри Казан.

— Мондый вакциналар — яңа буын рекомбинант препаратлар, алар вируслар нигезендәге тере вакциналарга куркынычсыз альтернатива булып тора, — дип аңлаталар министрлыкта. 
Вакцинаны уйлап табучы һәм җитештерүче — академик Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге.

 


Нет комментариев