erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Менделеевскида фаҗига

Җинаятьченең 11 яшьлек үги малае качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Менделеевск шәһәрендәге бер фатирда 41 яшьлек Айнур Харисов үзенең элеккеге хатынына, 19 яшьлек үги улына, ике яшьлек малаена пычак кадый.

Узган төндә Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Фаҗига Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге фаҗиганең мотивы турында хәбәр итте. Җинаятьче ир-ат элеккеге хатынын, нәни улын, үги улын көнчелек аркасында үтергән булуы ихтимал.

Тикшерү версиясе буенча, 3 декабрьдә төнлә белән Менделеевск шәһәрендәге Юбилей урамында 41 яшьлек Айнур Харисов үзенең элеккеге хатынына, 19 яшьлек үги улына, ике яшьлек малаена пычак кадый. Тавышларны ишетеп, бүлмәдән 12 яшьлек малай чыга. Ул мәрхүмә хатынның беренче иреннән туган. Үги әтисе бу малайга бүлмәгә кереп китәргә куша. Малай тәрәзәдән чыгып китә һәм полиция чакыра.

Хатын, аның олы улы полиция һәм табиблар килгәнче үк үлгән. Ике яшьлек малайны коткарырга тырышып караганнар, ләкин ул хастаханәгә юлда җан биргән.

Харисовны тиз арада тоткарлаганнар. Ул көнчелек аркасында җинаять кылуын әйткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үтерүчедән котылып калган малай белән психологлар эшли. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Ике яшьлек бала, аңына килмичә, алган җәрәхәтләрдән дәвалау учреждениесендә җан биргән. 12 яшьлек икенче бала хәзерге вакытта Кама балалар медицина үзәгендә. Аның хәле куркыныч түгел. Бала белән психологлар эшли», - дип искәртте Абашев.

РЕН ТВ каналы өч баласына һәм хатынына ташланганда ир-атның бик исерек булуын хәбәр итте. Телеканал мәгълүматы буенча, ир-ат моңарчы да берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Ул ике тапкыр караклыкта, бер тапкыр кеше кыйнауда гаепле дип табылган.

Мәрхүмә хатын социаль яклау бүлегендә эшләгән, аңа 38 яшь булган. Җинаятьче ир-ат хатыны белән дә, балалары белән дә сирәк күрешкән. Ул балалар белән очрашырга гына килгәләп йөргән, диелә бу хәбәрдә.

https://intertat.ru/news/incident/03-12-2019/tatarstanda-12-yashlek-bala-nisen-abyysyn-enesen-terg-n-atasynnan-kachyp-kotylgan-5697551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X