erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Миронов бала тугандагы пособиене 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте

«Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» гы Законга төзәтмәләрне сишәмбе көнне Дәүләт Думасына карауга кертү планлаштырыла.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов бала туганда бер тапкыр бирелә торган федераль пособиене 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза Татар-информ

Миронов билгеләп үткәнчә, мондый чара төбәк тигезсезлеген киметергә һәм кечкенә балалы гаиләләргә әһәмиятлерәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Ул Россиянең кайбер субъектларында федераль түләүләр белән беррәттән төбәк пособиесе дә гамәлдә булуын аңлатты. Шул ук вакытта алучылар даирәсе һәм мондый түләүләр күләме регионга карап аерыла. Мисал итеп Миронов Приморье краен һәм Саха (Якутия) Республикасын китерде, анда пособие күләме балалар өчен яшәү минимумының ике тапкыр зурлыгын тәшкил итә.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, күпчелек төбәкләрдә мондый түләүләр каралмаган, һәм гаиләләр федераль пособиегә генә исәп тота ала.


Нет комментариев