erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Өч көнгә өстәмә Казан-Аэропорт поездлары кертеләчәк

Поездлар арадаш тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр компаниядә.

Казан – Аэропорт – Казан өстәмә поездларын 17, 18 һәм 22 апрельдә «Казан Экспо» да концертлар уңаеннан билгеләячәкләр, дип хәбәр итә «Содружество»компаниясе матбугат хезмәте.

7602 номерлы Электричка Казаннан 18:09 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18:40 сәгатьтә килеп җитәчәк.

7603 номерлы Поезд Аэропорт станциясеннән 21:42 сәгатьтә китәчәк һәм Казанда 22:10 сәгатьтә булачак.

Поездлар арадаш тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр компаниядә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев