Пиротехника белән сак булыгыз
Яңа ел алдыннан төрле пиротехника әйберләрен күпләп сату күзәтелә. Еш кына бәхетсезлек очраклары шартлау куркынычы булган әйберләр белән дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Әмма ешрак бәхетсезлек очраклары сыйфатсыз продукция кулланганда була.
Һәр пиротехник эшлэнмэ өчен сертификат, җитештерүче заводының исемен, җитештерү датасын, саклау вакытын һәм әйберне куллану кагыйдәләрен, җитештерүченең адресын яки телефонын (Россия предприятиеләре өчен) яки күплэп сатучыны (импорт фейерверклар өчен) үз эченә алган рус телендә куллану буенча тәфсилле инструкция булу мәҗбүри. Бу продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Куллану алдыннан инструкцияне игътибар белән укырга кирәк.
Халыкка ирекле сатуда I-III куркыныч класслы фейерверклар гына бар, алар белән эш итү махсус белем һәм күнекмәләр таләп итми. IV һәм V куркыныч класслы пиротехник әйберләр профессионаллар һәм профессиональ пиротехникларга гына сатыла ала.
Петардаларны һәм фейерверкларны эшләтеп җибәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Инструкцияне эш алдыннан җентекләп тикшерегез!
2. Фейерверкларны кабызыр өчен мәйданчык тигез булырга тиеш, аның өстендә агачлар, электр линияләре һ.б. киртәләр булырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул торак йортлардан ким дигәндә 50 метр ераклыкта булырга тиеш.
3. Янган петардаларны кешеләргә һәм хайваннарга ташламагыз!
4. Балаларга пиротехниканы куллану тыела!
5.Петардаларны ачык һавада гына кулланыгыз!
6. Петардаларны пакетларда гына сакларга һәм күчерергә кирәк! Кесәләрегезгэ петардалар салып йөрмәгез!
7. Петарданы һәм фейерверкларны сүтү тыела!
8. Фейерверкларны утта яндыру катгый тыела.
9. Бернинди очракта да пиротехника өстенэ иелмәгез.
10. Әгәр дә петарда эшләмәсә-чыбыкны тикшерергә яки тагын бер тапкыр яндырырга тырышмагыз.
11. Фейерверкларны фатирларда, йортлар янында һәм кечкенә территорияләрдә эшләтмәгез.
12. Янганнан соң петарданы кулыгызда тотмагыз. Үзегездән 5-6 метр ераклыкка ташлагыз яки чыбык яндырылганнан соң, җиргә куегыз һәм тиз арада әйбердән 5-6 метр ераклыкка китегез.
Пиротехник эшлэнмэлэр куллану тыела:
- биналарда, корылмаларда, шулай ук түбәләрдә, балконнарда һәм лоджияләрдә;
- шартлау һәм янгын куркынычы булган объектлар территориясендә, электр тапшыру линияләре янында;
- концерт һәм тантаналы чаралар үткәргәндә сәхнә мәйданчыкларында;
- мәдәни мирас объектлары, тыюлыклар, заказниклар һәм милли парклар территорияләрендә.
- яраклылык вакыты чыккан, бозылу эзләре булган, эксплуатация буенча инструкция һәм туры килү сертификаты (килешүчәнлек турында декларация яки туры килү билгесе) булмаган әйберләрне кулланырга ярамый.
Экстремаль хәл булганда, бу турыда ашыгыч хезмәтләр телефоны аша 01, 101 яки 112 хәбәр итегез. Исегездә тотыгыз! Пиротехник әйберләр кулланганда бәхетсезлек очракларының күбесе җавапсызлыктан һәм уйламыйча эш иткэннэн килеп чыга.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Шакирзянов А.Э.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев