erid:2VtzquqpS7d
Полиция Казанда сәүдә үзәге янындагы атыштан соң тикшерү үткәрә
Яңалыклар

Полиция Казанда сәүдә үзәге янындагы атыштан соң тикшерү үткәрә

Бу хәл кичә иртән булган.

Казанда полиция Корстон янындагы парковкада булган атыштан соң тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га ведомстводан хәбәр иткәннәр.

Бүген иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә бер ир-ат үзен кыерсытучылар төркемен куып җибәрү өчен ут ачкан. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралды.

7 гыйнварда Вишневский полиция бүлегенә бу вакыйга турында хәбәр килә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре сәүдә йорты парковкасында ир-атлар арасында конфликт килеп чыкканын, аның барышында ир-атларның берсе пистолетка охшаш әйбер алып, җиргә бер тапкыр атуын ачыклый.

Ир-атның үзе исеменә теркәлгән травматик корал кулланганы ачыкланган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Нет комментариев