Татарстанда Биектау авылында янгында өч кешенең үлеменнән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
«Татар-информ» бүген Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр итте. Янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.
Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев