erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтовны нәкъ концерт алдыннан суд приставлары алып киткән

Җырчы концертта чыгыш ясый алмаган.

26 май көнне узган Татар Радиосы концертында Ришат Фазлыйәхмәтов та чыгыш ясарга тиеш булган. Тик җырчы анда чыгыш ясый алмый кала. Концерт залына кергәндә аны суд приставлары алып китә.Бу хакта җырчы үзенең Телеграм-каналында язган.

“Бөтен журналистлар нидер язып тутырганчы, үземнән беренче булып язам! 

26 МАЙ- күптән көтелеп алган дата, ТАТНЕФТЬ АРЕНАда Татар Радиосының туган көн уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем, ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады, Татнефтькә кергәндә Судебный Пристав вәкилләре туктатып, алып киттеләр. 

Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмәт чыгар- кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! 

Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче иде, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр!  Аллаһ боерса!!!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

______________

P.S.  Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм,- дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. 5 минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул”.

Җырчының бу посты бик күп кайтавазлар җыя.

Икенче көнне Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыларына терәк булганнары өчен рәхмәт белдергән.

“Хөрмәтле дуслар! Һәрберегезгә терәк булганыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм! Бу хәл минем шәхси мәсәләм, әгәр дә бар халык каршында алып китмәсәләр, язып та тормас идем. Мәҗбүр булдым. Беркемне гаепләмим, жәлләвегезне дә көтмим. Ике якның да үз дөреслеге бар, нидер дәлилләп ятасым килми. Әлеге ситуация турында мин бары тик элеккеге хатыным белән генә сөйләшәчәкмен. Иң мөхиме барыбыз да исән-сау!!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X