erid:2VtzquqpS7d
Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайчан җайга салыначагын әйткәннәр
Яңалыклар

Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайчан җайга салыначагын әйткәннәр

Киевта хакимият алышынганнан соң гына Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Федерация Советы вице-спикеры Константин Усачев “Аргументы и Факты” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән (»Ватаным Татарстан »).

 

“Украинаның бүгенге хакимиятеннән бернинди дә яхшылык көтмим. Алар – элеккеге гамәлләре һәм идеологияләре әсирлегендә. Башкача булдыра да алмыйлар. Минемчә, Украинада хакимият алышынгач кына хәлләр җайга салына башларга мөмкин. Бу юлы аның конституцион ысул белән хәл ителәчәгенә өметләнәм”. – дигән Косачев.

«Ул шулай ук хәлләрең тотрыклылануы өчен Көнбатышның үз позициясен үзгәртергә һәм бүгенге Украина хакимиятенә уйламыйча-нитмичә булышудан туктарга тиеш. “Бүгенге конфликт өчен җаваплылыкның яртысы кимендә Көнбатышка төшә, чөнки ул Украинадан ачыктан-ачык үз максатларында файдаланды”, –дигән Косачев.

https://vatantat.ru/2022/11/97405/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев