erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов социаль-мәдәни объектларга ихтыяҗны реаль бәяләргә өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында социаль-мәдәни объектлар төзелешен планлаштырганда аларны булдыруга реаль ихтыяҗны исәпкә алырга чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теге яки бу конкрет объектны төзү буенча нигезле карарлар кабул итү кирәклегеннән тыш, Татарстан Республикасы Рәисе проект-смета документациясенә игътибарлы булырга һәм төзелешнең кыйммәтләнүенә юл куймаска таләп итте.

Рөстәм Миңнеханов Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләренең социаль-икътисадый һәм пространство үсеше мастер-планнарын төзегән Татарстан Республикасының пространствоны Планлаштыру институты эшен мөһим дип атады.

Шул ук вакытта Татарстан Рәисе агломерацияләрдән читтә урнашкан авыл һәм шәһәр җирлекләрен, беренче чиратта терәк торак пунктларын үстерүне дә онытырга ярамый, дип белдерде.

«Бу торак пунктларның мөстәкыйль булуы гына түгел, инфраструктура ягыннан да тәэмин ителүе мөһим», – диде ул.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев