erid:2VtzquqpS7d
Руслан Кираметдинов шәхси тормышына кагылышлы иң мөһим сорауга җавап бирде
Яңалыклар

Руслан Кираметдинов шәхси тормышына кагылышлы иң мөһим сорауга җавап бирде

Бу атнада ШАЯН ТВ каналының социаль челтәрләрендә татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов белән «Килде-китте шоу» чыкты.

Анда җырчы күңелендә әле дә яраткан хатын-кызга урын барлыгы турында әйтә. Руслан башта шәхси тормышка кагылышлы сорауга җавап бирәсе килмәде, аннары "Ачык!" диде.   Алып баручы Айгөл Борһанова биргән сорауларга алынган җаваплардан, без җырчыга кара чәчле, буе Русланныкы кебек яки тәбәнәгрәк, аз сөйләшүче, чәй яратучы акыллы татар хуҗабикәсе ошый, дип яза ТНВ.

 https://matbugat.ru/news/?id=45190


Нет комментариев