Республикага төньяктан үтеп кергән һава агымы нәтиҗәсендә температура берникадәр төште.
Циклон урнашканлыктан, салкынча һава саклана. Көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 26-27 июньдә һава температурасы көндез +17…+22 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +8…+13 градус тәшкил итәчәк. Аз гына яңгыр. Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+18 градустан югары күтәрелмәячәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явып узачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145760/
Нет комментариев